Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шимбә-якшәмбе көннәрендәге көзге сәяхәтләрнең популярлыгы буенча Мәскәүне уздырды
Татарстан башкаласы Санкт-Петербург, Сочи һәм Ялтадан соң дүртенче урынны яулады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казан шимбә-якшәмбе көннәрендәге көзге сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр биш шәһәре арасына керде. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.
Татарстан башкаласы Санкт-Петербург, Сочи һәм Ялтадан соң дүртенче урынны яулады. Мәскәү – бишенче урында. Икенче бишлеккә Екатеринбург, Петрозаводск, Калининград, Ярославль һәм Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрләре керә.
Туристлар көзен Казанда шимбә-якшәмбе көннәрендә тәүлегенә 2,5 сум акча сарыф итә. Петрозаводскида әлеге күрсәткеч – 2,2 мең, Мәскәүдә 2,9 мең сумга тигез.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанның җәй нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы туристик шәһәрләре өчлегенә керүе хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз