news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казан шәһәрнең танылган кешеләренә мактаулы бүләкләр тапшырачак

^Казан шәһәрнең танылган кешеләренә мактаулы бүләкләр тапшырачак

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүген Казан Халык депутатлары Советының ХХIII сессиясе утырышында Татарстан башкаласы бүләкләрен гамәлгә кертү турында карар расланды. Хәзер Казанның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр "Казанның мактаулы гражданины" исемен алачак. Мондый исем революциягә кадәр чорда да бирелгән. Бу исемне 1987 елда ук яңадан кайтарырга карар ителсә дә, нәкъ бүген бу инициатива гамәлгә ашырылды.

"Казанның мактаулы гражданины" исеме шәһәр көнен билгеләү алдыннан Казан Халык депутатлары Советы тарафыннан, кагыйдә буларак, ике РФ һәм чит ил гражданына гомерлеккә бирелә. Мактаулы гражданинның фоторәсеме шәһәрнең 1000 еллыгы музеенда Мактаулы гражданнар портреты галереясендә урнаштырылачак, ә исеме музейда сакланачак Мактаулы гражданнар китабына кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100