news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан шәһәренең “Туристлык-мәгълүмат үзәге” тәкъдим ителде
“Казан туристлык-мәгълүмат үзәге” - башкаланың мәдәни тормышы, күргәзмәләр, фестивальләр, премьералар, спорт һәм шәһәрдәге башка вакыйгалар турында мәгълүмат туплаган бердәм сервис ситемасы булып тора
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Мираж” кунакханәсендә Казан шәһәренең “Туристлык-мәгълүмат үзәген”, үзәкнең Казан порталын һәм “Кунак картасы” + “Шәһәр картасы” проектын тәкъдим ителде. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Анатолий Березинский, Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты башлыгы урынбасары Иван Кадошников, “Туристлык-мәгълүмат үзәге” җитәкчесе Сергей Иванов һәм Татарстанда туризм базарында эшләүче операторлар катнашты.
Анатолий Березинский, очрашуны ачып җибәреп, Татарстанда Туризмны үстерү буенча программаны кабул итүгә әзерлек баруын билгеләп үтте. “Әлеге документ ТР Хөкүмәте Президиумында беренче укылышта кабул ителде. Аның максатлары, төп чаралар исемлеге билгеләнде”, - дип билгеләп үтте ул. Анатолий Березинский башкала туризмын үстерү юнәлешендә Казанның мәдәният учреждениеләре, хезмәт күрсәтү комплекслары, кафе-ресторан, кунакханәләрнең төп урын алып торуын белдерде.
“Казанга Россия буйлап сәяхәт итүчеләрне чакырырга мөмкин. Шулай ук чит илдә яшәүче ватандашларыбызны да”, - дигән фикерен белдерде министр урынбасары. Анатолий Березинский башкаланың дөньякүләм аренага, шул исәптән Интернет челтәренә чыгуын ассызыклап, соңгы араларда Казанда халыкара форумнарның узуын билгеләп үтте.
Сергей Иванов әйтүенчә, бүген“Казан туристлык-мәгълүмат үзәге” - башкаланың мәдәни тормышы, күргәзмәләр, фестивальләр, премьералар, спорт һәм шәһәрдәге башка вакыйгалар турында мәгълүмат туплаган бердәм сервис системасы булып тора. Әлеге Казанга килгән туристларның теләсә кайсы соравына җавап бирер дип фаразлана. Бүгенге көндә Казанда 200 фирма туристлык хезмәтләрен күрсәтә. Шул ук вакытта 30 фирма күчмә һәм эчке туризм юнәлешләре буенча эшли.
Башкалада туристларга күрсәтерлек объектлар җитәрлек. Алар арасында Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Михляев-Дряблов йорты, Мәрҗани, Апанай һәм Әҗем мәчетләре, Казан дәүләт университеты ансамбле, “Александр” пассажы, Бауман урамы, Казан Ратушасы (элекке Дворяннар собраниесе) кебек объектлар бар.
Бүген Сергей Иванов үзәкнең максатлары белән таныштырып үтеп, беренче урынга Казан шәһәрен танытуны арттыру мәсьәләсен чыгарды. “Бу максатларда Казан туристлык-мәгълүмат үзәген Германиянең Берлин шәһәрендә, Мәскәүдә һәм Бөекбританиядә оештырылган туристик күргәзмәләрдә катнашуны күздә тота. Шулай ук басма һәм махсус матбугатта, телевизион проектларда чыгыш ясау, Интернетта реклама бирү, Россия һәм халыкара туроператорлар өчен мәгълүмати турлар уздыру, профессиональ туристик оешмалар эшендә катнашу да көтелә”, - диде Сергей Иванов. Ул туроператорлар өчен оештырылган турларның нәтиҗәсе яхшы булачак дип фаразлый.
Белгечләр фикеренчә, Казанны халыкара аренада таныту өчен, шәһәрнең үзенчәлекле брендын уйлап табарга кирәк. Хәзерге вакытта башкаланың берничә эмблемасы бар дип исәпләнә. Сергей Иванов сүзләренә караганда, төгәл бер логотип кешенең күңеленә тиз кереп кала. Әлеге логотиплар Татарстанда җитештерелә торган товарларга да ябыштырылырга мөмкин. Шулай тышкы рекламада да шәһәрнең брендын таныту эше алып барылачак.
Шулай да туристларны Казанга нинди үзенчәлекле алымнар белән тартырга соң? Туристлык-мәгълүмат үзәге Татарстанның табигый ресурслары, татар милләтенең мәдәнияты, телеңне йотардай тәмле аш-су ризыклары белән җәлеп итәргә киңәш бирә.
Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бу максаттан төрле тәкъдимнәрне анализлау эше бара. “Туристлар нәрсә белән кызыксына, шуны ачыкларга кирәк. Элегрәк кешеләр архитектура һәм тарихи һәйкәлләр белән кызыксынса, хәзер яшьләр күбрәк күңел ачу ягын карый”, - ди ул.
Туристлар Казанга килсен өчен, башкала маршрутларын Россиянең зур туристик маршрутлары эченә кертү җаен карарга кирәк. Мәсәлән, Санкт-Петербург-Мәскәү-Казан маршруты Казанга туристлар агымын тарта алыр иде дип санала.
“Казан туристлык-мәгълүмат үзәге”нең максатларына тагын да киңрәк тукталып, алга таба туристлык базарында эшләүчеләр өчен вакытлы һәм уңайлы булган мәгълүмат базасы төзеләчәген әйтеп китәргә кирәк. Шулай ук Казан шәһәрендә туризм тармагындагы программалар һәм проектлар турында бердәм база эшләү көтелә.
Ә туристлар өчен Казан шәһәренең уңайлы эшләнгән картасы, немец, рус һәм инглиз телләрендә юл күрсәткеч белешмәлекләр эшләнәчәк, шәһәр үзәгендә мәгълүмат күрсәтелгән стелалар, вокзалларда, аэропортларда – терминаллар, һәйкәлләр каршында һәм шәһәрнең истәлекле урыннарында мәгълүмат таблолары куелачак, төрле акцияләр оештырылачак.
“Казан туристлык-мәгълүмат үзәге” сайтында башкала туризмына багышланган мәгълүмат гел яңартылып торачак, туризм юнәлешендәге вакыйгалар һәм чаралар турында алдан хәбәр ителәчәк. Махсус тәкъдимнәр, яңа маршрутлар турында үзәкнең сайтыннан белеп булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot