Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәренең муниципаль хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узган
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкилләренә тиңнәр табылмаган
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә Казан шәһәренең муниципаль хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайты.
Турнирда икешәр кешедән (бер ир-ат һәм бер хатын-кыз) торган 19 команда катнашкан.
Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында шәхси зачетта беренче урыннарны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкилләре яулаган. Команда зачетында шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе командасына тиңнәр табылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз