Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәренең Мәскәү районында трамвайга ут капкан
Коткару хезмәткәрләре, өч минуттан урында булып, янгынны тиз арада сүндергән.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Казан шәһәренең Мәскәү районында Икенче Көньяк-Көнбатыш урамында трамвай яна башлаган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәл турындагы 12.04 сәгатьтә Казандагы 112 бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына хәбәр ителә.
3 нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре, өч минуттан урында булып, янгынны тиз арада сүндергән. Фаҗига аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз