Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәренең агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде
Мондый карар башкала Думасының чираттагы сессиясендә кабул ителде
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан шәһәре Думасы депутатлары IV сессиядә Татарстан башкаласының агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте.
Казан шәһәре Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, төзәтмәләрне исәпкә алып, Казан шәһәре бюджет кереме 19 млрд 569 млн 292 мең сумны тәшкил итәчәк. Чыгымнар исә - 20 млрд 567 мең сум. Аның сүзләре буенча, кала бюджетына ярдәм буларак өстәмә 253 млн сум күләмендә акча каралган. Әлеге түләүләр Универсиада-2013 вакытында сатып алынган тиз йөрешле трамвайлар өчен лизинг түләүләренә тотылачак. “Шул сәбәпле, шәһәр бюджетының керем һәм чыгымнар күләмен, шулай ук Казан каласы бюджетыннан бүленә торган субсидияләр күләмен арттырырга тәкъдим итәм”, - диде Р. Шәрифуллин.
Ул, шулай ук, шәһәр бюджетының узган елдан калган акчаларның 699 млн сумын 2016 ел бюджетында исәпкә алмаган чыгымнарга сарыф итәргә тәкъдим итте. “Күпчелек бу чыгымнар балаларга белем бирү учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүчеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, муниципаль учреждениеләрне тәртиптә тотуга һәм башка чараларга тотылачак”, - дип шәрехләде докладчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз