news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәрендә яшәүче фермер Кайбычта лалә чәчәкләре үстерә

Рафаил Фәсаховның теплицасында 28 мең төп лалә чәчәге үсә, озакламый алар чәчәк атачак.

Казан шәһәрендә яшәүче фермер Кайбычта лалә чәчәкләре үстерә
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 8 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Казан шәһәрендә яшәүче Рафаил Фәсаховның Кайбычта фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән. Хәзерге вакытта фермасында 80 баш ат асрый ул.  Аның теплицасында 28 мең төп лалә чәчәге үсә. Бу турыда район басмасы яза.

Грант алып, ат фермасы төзи башлый ул. Дөрес, моның өчен ул акча гына җитми. Ләкин бу фермерга хыялын тормышка ашыруда киртә булмый. Бу язда цех ачмакчы була.

Голландиядән кайтартылган лалә суганчаларын алу өчен генә дә 400 мең сум акча кирәк була аңа. Бер метр киңлектә, тугыз метр озынлыктагы түтәлләрдә нәзберек үсентеләр матур гына үсеп утыра. Теплицаның гомуми мәйданы 700 квадрат метрны тәшкил итә, шуңа күрә түтәлләрнең санын тагын да арттырырга мөмкинлек бар.

Рафаил Фәсахов киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яши. Быелның декабрендә теплицасына 100 мең төп лалә утыртырга тели. Урыны җитәрлек. Фермер грант алу турында да хыяллана. Алдарак әйтеп узганча, кымыз җитештерү цехы да булачак. Бинаның икенче катында гөмбә үстерү дә планлаштырыла.

Әле киләчәккә планнар болар белән генә чикләнми. Рафаил Фәсахов туфракны ашлау өчен ашлама җитештерүче биоҗайланма урнаштыру турында да хыяллана. Район җитәкчелеге дә аңа ярдәм итәргә риза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100