news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре үзәгендә юл буенча хәрәкәт итүче микроавтобуста янгын чыккан

Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан шәһәре үзәгендә “Пежо Партнер” микроавтобусы янган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакыйга көндезге икедә Калинин урамы 7 йорт янында була. Юл буенча хәрәкәт итүче “Пежо Партнер” микроавтобусында янгын чыга. Машина эчендә янгынны үзе генә сүндерергә тырышучы,  машина йөртүче үзе генә була. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгуның сәбәпләре тикшерелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot