news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре ветераннарын хөрмәтләү тантанасы белән Өлкәннәр ун көнлегенә старт бирелде

Бүген шәһәр районнары хакимият башлыклары, аларның урынбасарлары 100 яше тулган казанлыларны өйләренә барып котлый, урында ятучы ялгыз әби-бабайларга табиплар бара

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Казан шәһәре ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды. Өлкән буынга рәхмәт сүзләре белән яшь буын исеменнән мөрәҗәгать иткән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина: «Сез туплаган тирән белемгә, тәҗрибәгә хәзерге буында ихтыяҗ бар. Шәһәр җитәкчелеге сезнең хакта кайгыртучанлык күрсәтү буенча кулдан килгәнне гамәлгә ашырырга тырыша», - дип, аларның һәммәсенә исәнлек-саулык һәм бәхет, киләчәктә шатлык-куанычлардан торган көннәр теләде.

«Бүген шәһәр районнары хакимият башлыклары, аларның урынбасарлары 100 яше тулган казанлыларны өйләренә барып котлый, аларга каралган 1 мең сум күләмендәге матди ярдәмне тапшыра. Участок табиплары, табип-белгечләр социаль хезмәт күрсәтелә торган урын өстендәге ялгыз әби-бабайларның яннарына барып хәлләрен белешә, шулай ук «Бистә» хәйрия акциясе кысаларында комплекслы медицина тикшерүе башкарыла һәм ул киләсе елның маена кадәр дәвам иттерелә», - дип шәрехләде журналистларның сорауларына җавап биреп Башкарма комитетның социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Наталия Павлова. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда 304272 пенсионерның (аларның 103 меңнән күбрәге эшли) 264860ы пенсия яшенә җиткән исәпләнә, шуларның 76 меңе 70 яшьне узган, 32 меңе – 80не, 2 меңе – 90ны һәм 22се - 100 яшьне.

Казанда ветераннар ун көнлегенә бүген С.Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында старт бирелеп, алга таба өйләрендә хезмәт күрсәтелә торган 2650 ялгыз әби-бабайның каралты-кураларында, фатирларында җыештыру-кышка әзерлек, шул исәптән бәрәңге, яшелчә запасы туплау кебек эшләр башкарылачак, шуңа укучылар, волонтерлык хәрәкәте дә җәлеп ителәчәк. Шәһәрнең 10 мунчасында яше буенча пенсия алучыларны бушлай хезмәт күрсәтү, предприятиеләр һәм учреждениеләрдә өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары, гомумбелем бирү мәктәпләрендә очрашулар һ.б. чаралар каралган. Өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен үстерү максатында, 7 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Мәдәният үзәгендә (элеккеге Төзүчеләр мәдәният йорты)  ветераннар хоры фестивале дә уздырылачак.

Бүген кич исә мәртәбәле Зур дәүләт концерт залында өлкәннәр өчен республика, аның башкаласы сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары берсен-берсе уздырып сәләтен күрсәтергә тырышты. Махсус төзелгән концерт программасына кертелгән Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Алена Әхмәтова һ.б. башкаруындагы җырларны, орган музыкасын, биюләрне өлкәннәр яратып тамаша кылды. Концерттан кайткан чакта аларны бәйрәм күчтәнәче буларак кәнфит каплары көтеп тора иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100