news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре территориясенә керәчәк бистәләрне инвентаризацияләү бара

Казан шәһәре территориясенә керәчәк бистәләрне инвентаризацияләү бара

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә шәһәрнең тышкы объектларны агымдагы тәртиптә тоту һәм үстерү департаменты белгечләре тиздән Казан территориясенә керәчәк бистәләрне инвентаризацияләү белән шөгыльләнә. Алар Яшел Үзәндә, Лаеш, Биектау һәм Питрәч районнарында урнашкан 23 бистәдә булачак һәм юлларны гына түгел, бистә урамнарының яктыртылуын да тикшерәчәк.

Кызганычка каршы, башлангыч нәтиҗәләр куандырмый. Бары берничә бистәдә генә (Васильево, Осиново, Чебокса, Салмачы, Яңа Тура, Грузинка, Чернопены) ике-өч урам яктырткыч багана бар. Каты өслекле магистральләр турында сөйләп тә булмый, бөтен җирдә грунт юллар җәелгән. Белгечләр бәяләгәнчә, әлеге торак пунктларын Казанга кушкач эш күп булачак. Яктырткыч баганалар гына да берничә мең данә кирәк булачак, ә юллар төзелеше бөтенләй берничә елга сузылырга мөмкин. Әмма моны эшләү зарур, чөнки авыл торак пунктларын кушкач Казан территориясе ике шәһәр районына артачак дигән сүз. Димәк, торак һәм башка тормыш өчен кирәкле объектлар төзелеше өчен башкалада җитмәгән яңа мәйданчыклар барлыкка килә дигән сүз. Бистәләр шәһәр территориясенә махсус документ кабул ителгәч керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot