news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Совет районындагы бистәләрдә 2 көн газ бирү туктатылып торачак

Бу яңа газ торбаларын гамәлдәге челтәргә тоташтыру эшләренә бәйле

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). 9 һәм 14 октябрь көннәрендә Казанның Совет районындагы берничә бистәдә газ белән тәэмин ителешне туктатып тору планлаштырыла. Бу исә яңа газ торбаларын гамәлдәге челтәргә тоташтыру эшләре уздыруга бәйле.

Аерым алганда, газсызлык 9 октябрь көнне иртәнге 8 дән алып сәгать кичке 5кә кадәр Чабакса бистәсенең түбәндәге урамнарына кагылачак: Дорожная, Посадочная, Школьная, Чапаев, Совет, Нагорная, Современник.

14 октябрь көнне дә шушы ук вакытларда Киндерле бистәсенең Мичурин урамы буенча газ туктатылачак.

Шул хакта хәбәр иткән “Казаньгоргаз” эксплуатация һәм җитештерү идарәсе, куркынычсызлык максатыннан, шәһәр халкының газ плитәләрен һәм вентильләрне ябып-сүндереп торуларын үтенә.

Газ исе чыккан очракта 542-48-52, 541-56-22, яисә 04 телефон номерлары буенча шалтыратырга кирәк, диелә Совет районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100