news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре үсешенә өлеше зур булганнарга шәһәр ратушасында хөрмәт күрсәтелде

Аларга мэр Илсур Метшин бүләкләр тапшырды

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Татарстан башкаласы үсешенә сизелерлек өлеш керткән казанлыларга бүген шәһәр ратушасында хөрмәт күрсәтелде. Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге әлеге тантана Республика һәм Шәһәр көненә билгеләнгән бәйрәм чараларын башлап җибәрде.

И.Метшин сүзләренчә, Татарстан башкаласы соңгы вакытларда шәһәрдә үз эшенә бирелгән гражданнар катнашында узган вакыйгалары белән ил чикләреннән еракларда танылды. “Шәһәребез казанышлары сезнең фидакарь хезмәтегез бәрабәренә насыйп булды. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз, сез – башка гражданнар өчен өлге, аеруча яшьләр өчен зур үрнәк. Уртак уңышыбызда һәм Казанның иминлегендә кызыксынулы булуыгызны югары бәялим”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы залдагыларга.

Бүген Казанның Мактау китабына дүрт исем-фамилия өстәле. Алар – Татарстанның халык артисты, “Казан кичләре” вокаль ансамбле солисты Флюра Асеева, КФУның җинаять хокукы кафедрасы доценты, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, ветераннар арасында күп тапкырлар җиңүче булган илкүләм һәм халыкара ярышларда җиңеп чыккан Әхмәт Сираҗиев, ТР Ветераннар берлеге рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев. Шулай ук шәһәрнең Мактау китабына М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры да кертелде.

“Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшү барышында Әхәт ага Юлашев, үзе һәм Ветераннар берлеге алдында ветераннарны социаль яклау һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү бурычлары тора, шушы ике юнәлешне бербөтен итеп берләштерү кирәк, диде.

Бүген шулай ук бер төркем казанлыга югары бүләкләр тапшырылды, аерым алганда, “Фидакарь хезмәт өчен”, “ТРда җирле үзидарә үсешендә хезмәтләр өчен” медальләре.ТР Президенты Указы белән, һөнәрмәнлек һәм намуслы хезмәтләре өчен бүген табиб, укытучы, машина төзүче кебек һөнәр ияләре, шулай ук мәдәният, ТКХ хезмәткәрләре, транспортчылар атказанган исемнәр алды. ТР Президентының Рәхмәт хатларына лаек булучылар да бүләкләнде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Гадәттән тыш хәлне бетергән өчен” медале шушы тантанада шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерхановка тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100