Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин Рамазан ае башлану уңаеннан башкала мөселманнарына котлау юллады
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин Рамазан ае башлану уңаеннан башкала мөселманнарына котлау юллады
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин Рамазан ае башлану уңаеннан башкала мөселманнарын котлады.
“Сезне Изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Әлеге олуг ай безгә мәрхәмәтле һәм сабыр булу, мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылу кирәклеге турында искә төшерә, безне камиллеккә һәм диндарлыкка омтылырга, якыннарыбызга игътибарлы булырга чакыра.
Әлеге бәрәкәтле көннәрдә һәрбер мөселман кешесенең ярлыларга, ятимнәргә, ялгызларга, кыерсытылган һәм авыру кешелергә чын йөрәктән ярдәм итәргә омтылуы Рамазан аеның бөеклеген аңларга ярдәм итә. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары, кайсы дин һәм милләт вәкиле булуыбызга карамастан, без барыбыз да ярдәм итүгә һәм иганәчелеккә сәләтле. Бары тик изге теләкләр һәм гамәлләр генә безнең тормышыбызны әхлакый яктан чистарак һәм яктырак итәргә мөмкинлек бирәләр.
Чын күңелдән барыгызга да сәламәтлек, мәхәббәт, игелек, иминлек һәм тынычлык телим. Изге Рамазан ае безнең күңелләргә тынычлык, бердәмлек, рәхимлелек һәм шәфкатьлелек хисләре алып килсен.
Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын, әҗер-савапларын ирештерсен!”, - диелә шәһәр башлыгы котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз