news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайты аша ул гүзәл затларга шәһәрнең барлык ир-егетләре исеменнән мөрәҗәгать итә

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайты аша гүзәл затларны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый. Тәбрикнамәдә түбәндәге юллар бар.
 Хөрмәтле хатын-кызлар!
 Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
 Бу көнне язгы тамчылар чыңы белән кыш китә, беренче чәчәкләрнең хуш исе белән табигать уяна һәм яшәү көче арта.
 Без, ир-егетләр, күзләрне камаштырырлык якты һәм җылы язгы кояш нурларыдай, сезгә кайгыртучанлык күрсәтергә омтылып, бу бәйрәмне аеруча дулкынланып каршы алабыз. Безнең иң матур хисләребез сезнең тарафка – безнең сөекле гүзәл затларыбызга юнәлдерелгән.
Сез безгә гомер, шатлык-куанычлар һәм мәхәббәт, өй җылысы бүләк итәсез. Безнең бөтен омтылышларыбыз һәм ирешкән уңышларыбыз сезнең ярдәмегез белән генә тормышка аша. Шушы язгы бәйрәмдә Казан шәһәре ир-егетләренең барысы исеменнән дә сезгә чибәр, юмарт һәм ягымлы булуыгыз өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез!
Сезнең өйләрегез һәрчак ямьле булсын һәм бары тик тынычлык хакимлек итсен, ә яраткан кешеләрегез яныгызда булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, язгы күңелле кәеф телим! 
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot