news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән котлый

Әтиләребез һәм әниләребез батырлыгын һәрвакыт хәтердә сакларбыз, аларның ныклыгы һәм батырлыгы белән горурланырбыз, алар үрнәгендә балаларыбызны тә

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин халыкка мөрәҗәгать итә.

“Кадерле казанлылар һәм башкала кунаклары, сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән тәбрик итәм!

Сынаулар һәм югалтулар аша үтеп, узган йөзьеллыктагы иң каты сугышта җиңгәннәрнең фидакарьлеге һәм батырлыгы халкыбыз хәтерендә мәңгегә калыр. 1945 елның языннан Җиңү Көне – безнең иң зур бәйрәмебез. Ул Ватанның азатлыгын һәм вөҗданны барыннан да өстен куйган һәркемнең йөрәгендә горурлык, рәхмәт хисләре һәм якты кайгы кайтавазы булып чагыла.

Әтиләребез һәм әниләребез батырлыгын һәрвакыт хәтердә сакларбыз, аларның ныклыгы һәм батырлыгы белән горурланырбыз, алар үрнәгендә балаларыбызны тәрбияләрбез дип ышанам.

Ихластан сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Җиңү бәйрәме белән!” – диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.



news_right_1
news_right_2
news_bot