Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре җитәкчелеге торак йортларга җылылык бирү мәсьәләсен хәл итте
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең кайберләре узган атнада ук җылылык белән тәэмин ителә башлаган
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда җылык сезонына барлык объектлар да тулысынча әзер. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Бюджет өлкәсенә караган 791 объектның 789ы җылылык сезонына әзер, 2 се исә тиешле документларны бу көннәрдә алачак.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә җылылкны узган атнада ук бирә башлаганнар инде. Бүген шундый ук 13 заявка каралачак. “ Тәүлегенә уртача тепмература әлегә 8 градустан югары тора, әмма бу атнада көннәр суыта, дип хәбәр ителә. Шуңа да бюджет оешмалары җитәкчеләре заявкаларын һәм кирәкле документларны алдан ук әзерләп куйсын иде”, - дип мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйниятуллин җитәкчеләргә.
Илсур Метшин исә җылылык бирү сезонына зур эш башкарылганын искәртте. “Без хәзер бик җаваплы — җылылык җибәрү этабына керәбез. Бу юлны без беренче генә үтүебез түгел. Беренче чиратта, социаль учреждениеләрне − балалар бакчаларын җылылык белән тәэмин итәргә кирәк”, - диде шәһәр мэры.
Торак йортларга килгәндә, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе сүзләренчә, һава температурасы түбәнәяю сәбәпле, бу атнада торак йортларга да җылылык биреләчәк. “Җылылык биргәннән соң гына, кагыйдә буларак, һава температурасы кисәк кенә җылына башлый. Җылылыкны бер бирә башлагач, бу процессны кире борып булмый, шуңа торак йортларга җылы бирүне бераз кичектереп торабыз. Әмма бу атнада фатирларга җылы бирелергә мөмкин”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз