Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының X сессиясе була
Депутатлар каралышына 12 мәсьәлә чыгарыла
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 21 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының X сессиясе башланачак.
Бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә Казан Ратушасында уздырылган Дума президиумының 13 әгъзасыннан 11е катнашындагы утырышында шул хакта килешенде. Ратушада уздырылачак X сессиянең көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарыла: 2010-2020 елларга Казанда коммуналь инфраструктура системасын комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру барышы белән 2008-2011 елларга торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау концепциясе үтәлеше нәтиҗәләре мәсьәләләре берләштерелеп, “Казанда ТКХ үсеше” дип каралачак; Шулай ук шәһәр Думасының 2010-2012 елларга “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең инвестицион программасы, Дума регламенты турындагы карарларына, шәһәр төзелеше уставының җирдән файдалану һәм төзелеш эшләре алып бару кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү ниятләнә. “Ипподромный” территориаль иҗтимагый үзидарә микро торак зонасының чикләре билгеләнәчәк, тагын Яшел Үзән муниципаль районы Советы инициативасы белән, башкала арасындагы чикләр тәгаенләнәчәк.
Депутатлар карамагына җылылык тәэмин ителеше өчен Казан халкына киләсе елга компенсация акчасы түләү, муниципаль милекне приватизацияләү, бюджет буенча алдагы сессиядә чыгарылган карарларга үзгәрешләр кертү һ.б. мәсьәләләр чыгарылачак. Боларга өстәп, депутатлар округларында сайлаучылары алдында хисап ясау мәсьәләсе, шәһәр Думасының киләсе елга эш планы да каралачак.
Болар хакында утырышта Дума сәркатибе Людмила Андреева хәбәр итеп, алар буенча кемнәр чыгыш ясаячагы тәгаенләде. Мэр искәрткәнчә, сессиягә әзерлек эшләре 20 декабрьга тәмамланырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз