Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының VI сессиясе башланды
Анда торак фондын капиталь ремонтлауның барышы һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшырту, башкала территориясендәге калдыклар (чүп-чар) мәсьәләләрендә яңа кагыйдәләр кертү һ.б. мәсьәләләр карала
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендә VI сессиясе була. Сессия утырышында 50 депутатның 43е һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Парламенты депутатлары, ТР Хөкүмәте вәкилләре, шәһәр прокуроры һ.б. рәсми затлар катнаша.
Депутатлар карамагына төгәл 15 мәсьәлә чыгарыла, 16 нчысы – төрлесеннән. Аерым алганда, шулар арасында иң мөһимнәреннән торак фондын капиталь ремонтлауның барышы һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшырту, башкала территориясендәге калдыклар (чүп-чар) мәсьәләләрендә яңа кагыйдәләр, муниципаль милек өчен аренда бәясен исәпләү тәртибенә төзәтмәләр кертү турындагылары санала. Шулай ук каланың муниципаль казнасы, быел 4 шәхескә “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелү һәм Думаның элек чыгарган кайбер карарларына үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр депутатлар хөкеменә куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз