news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан шәһәре горурлыгы» - киң җәмәгатьчелек өчен

«Казан шәһәре горурлыгы» - киң җәмәгатьчелек өчен

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казан шәһәре хакимияте, «XXI гасыр хәйрия фонды» коммерциясез эшләүче оешмасы һәм «Авангард» нәшрият йорты «Казан шәһәре горурлыгы» энциклопедик сүзлеген нәшер итү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру нияте турында игълан итте. Басмада Казанны данлаган кешеләргә – дәүләт җитәкчеләренә, фән, мәгариф, дин, сәнгать һәм мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт, предприятие һәм икътисади структуралар җитәкчеләренә багышланган 500 мәкалә җыелачак.

10 мең нөсхә тиражлы китапны август башына чыгарырга һәм аны республика һәм Россия китапханәләре буенча таратырга планлаштырыла. Моннан тыш, «Казан шәһәре горурлыгы»н башкалабызның 1000 еллык юбилее уңаеннан тантана кунакларына бүләк сыйфатында бирү карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot