news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе күчерелә

Дума президиумы шәһәр депутатлары каралышына 14 мәсьәлә тәкъдим итәчәк

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе Казан ратушасында 29 сентябрьдән 3 октябрьгә күчерелә.

Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчеклек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге “Татар-информ” аегнтлыгына шул хакта хәбәр итә.

Аерым алганда, сәгать 10да башланачак әлеге сессиягә Дума президиумы депутатлар каралышына 14 мәсьәлә чыгара.

Яшәү урынына карап физик культура һәм спортны үстерү концепциясе; “Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” программасына үзгәрешләр кертү; Казанның социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләре; Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр тәкъдим ителә. Казанның төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, республика башкаласы урамнарына исем бирү күздә тотыла. Шулай ук Казан шәһәре Думасы элек кабул иткән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге структурасына кагылышлы карарларга үзгәрешләр кертү ниятләнә. Биредә административ-техник инспекция идарәсенә, торак-коммуналь хуҗалык комитетына, транспорт комитетына нисбәтле һ.б. аерым карарларны үзгәртү турында сүз бара. Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турындагы карарг да үзгәрешләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук шәһәр Думасының аерым карарларын гамәлдән чыгару күзаллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100