Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе эшен башлады
Депутатлар каралышына 16 мәсьәлә чыгарылды
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Берничә минут элек Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе башланды. Казан ратушасында уздырыла торган сессиягә Дума рәисе һәм республика башкаласы мэры Илсур Метшин җитәкчелек итә. Аның эшендә шәһәр депутатларының 50сенең 43е, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шәһәр прокуроры, контроль-хисап палатасы рәисе һ.б. катнаша.
Сессиянең төп мәсьәләләренә керешкәнче, И.Метшин бер төркем шәхескә ТР дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.
“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, депутатлар каралышына дистәдән артык, төгәлрәге, төп 16 мәсьәлә чыгарылса, аннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе турындагысы алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз