news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе була

Дума президиумы шәһәр депутатлары каралышына 14 мәсьәлә тәкъдим итәчәк

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе Казан ратушасында 29 сентябрь сәгать 12дә үткәрелә башлый.

Казан шәһәре Думасы секретаре Людмила Андреева уздырган Дума президиумы утырышында кичә шул хакта карар кабул ителде, диелә Дума аппаратының җәмәгатьчеклек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге хәбәрендә.

Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, сессиядә депутатларга 14 мәсьәлә карап тикшерү тәкъдим ителә, шулардан 2се – планлы, 9ы – Башкарма комитетыннан, тагын 3се – Казан шәһәре Думасының даими комиссияләреннән.

Президиум әгъзалары Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясенең көн тәртибенә кертеләсе мәсьәләләрне раслады.

Шул рәвешле, депутатлар каралышына яшәү урынына карап физик культура һәм спортны үстерү концепциясе; “Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” программасына үзгәрешләр кертү; Казанның социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләре; Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр тәкъдим ителә. Казанның төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, республика башкаласы урамнарына исем бирү күздә тотыла.

Шулай ук Казан шәһәре Думасы элек кабул иткән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге структурасына кагылышлы карарларга үзгәрешләр кертү ниятләнә. Аерым алганда административ-техник инспекция идарәсенә, торак-коммуналь хуҗалык комитетына, транспорт комитетына нисбәтле һ.б. аерым карарларны үзгәртү турында сүз бара. Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турындагы карарга да үзгәрешләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук шәһәр Думасының аерым карарларын гамәлдән чыгару күзаллана.

Моннан тыш, президиум утырышында депутатлар Казан муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясенең рәисе Фәрит Гәрәевның ТР бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады. Аның сүзләренә караганда, сайлау нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 84,2% тавыш, “Гадел Россия” – 3,6%, “Туган партия” - 2,4%, ЛДПР - 3,52%, КПРФ – 5,5%, Родина – 0,4%, «Россия коммунистлары» - 2,4%.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100