news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре Думасының быелга соңгы 40 нчы сессиясендә президиум каралышка төп 13 мәсьәлә тәкъдим итә

Бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта искәртте

 (Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”. Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының быелга соңгы 40 нчы (XL) сессиясе 25 декабрь көнне сәгать 10да ратушада була. Казан мэры һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендәге президиум утырышында шундый карар кабул ителгән, бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкала башлыгы шул хакта искәртте.

Дума аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлегндә ачыклык кертүләренчә, Казан шәһәре Думасы президиумы сессиядә депутатлар каралышына төп 13 мәсьәлә тәкъдим итәчәк.

Аерым алганда, муниципаль берәмлекнең 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты, 2014-2016 елларга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы) турында Дума кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертү, Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп учреждениеләрен төзү эшләрен проектлаштыру буенча җирле нормативлар, шулай ук парковка урыннарының исәпләү саныннан шәһәр төзү проектлаштыруының җирле нормативлары, шәһәрдә берәмләп (ваклап) сатуны оештыру турындагы мәсьәләләр каралачак. РФ ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Дума алдында хисап белән чыгарга җыена.

Казан шәһәре Думасының закон чыгару инициативасы, җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына, төзелеш белән бәйле булмаган максатларда җир биләмәләрен алу тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү, шәһәр составына керә торган урыннарга исемнәр бирү турында сүз буласы.

Боларга өстәп, Казан шәһәре Думасының 2015 елга эш планы, депутатларның округларда сайлаучылары алдында хисаплары турындагы мәсьәлә дә көн тәртибенә тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot