news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Думасының бүген чираттан тыш XXХV сессиясе үткәрелә

Дума президиумы утырышында исә әлеге сессиягә 5 мәсьәлә тәкъдим итү турында карар кабул ителгән

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген сәгать 11дә икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXХV сессиясе башлана. Ул шәһәр Башкарма комитетының утырышлар залында мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин рәислегендә үткәрелә. Анда 50 депутатның 45е, ТР парламенты депуталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шәһәр Башкарма комитетының вазифаи затлары, шәһәр прокуроры, башкаланың контроль-хисап палатасы рәисе катнаша.

Дума президиумы утырышында исә әлеге сессиягә 5 мәсьәлә тәкъдим итү турында карар кабул ителгән. Алар барысы да элек кабул ителгән карарларга, кагыйдәләргә үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджет турында”гы, “Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру тәртибе турында”гы, “Казан шәһәрендә гавами тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртибе турында”гы карарларына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителәчәк. Казан халык депутатлары советының, Казан каласы вәкиллекле органы һәм Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү һәм көчен югалткан дип тану турында”гы мәсьәлә дә башкала депутатлары каралышына чыгарылачак. Шулай ук Казан шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100