news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре Думасының 47 нче сессиясендә депутатлар шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертте

Алар муниципаль эчке алыш-бирешләр программасын һәм 2 яшькәчә кадәрге сабыйларга табип рецептлары буенча бирелә торган продуктларны финанслауга, муниципаль зиратларны карап тотуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирүгә һ.б. кагыла

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 10 февраль көнне Казан шәһәре Башкарма комитетында шәһәр Думасының чираттан тыш 47 нче сессиясендә быелга кабул ителгән шәһәр бюджетына төзәтмәләр кертте, дип хәбәр итә Дума аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүгеле.

 Татарстан Республикасының 2009 елның 15 декабренда кабул ителгән «Татарстан Республикасының 2010 елга бюджеты турында»гы 64 нче  Законына ярашлы рәвештә, яңа туганнан алып 2 яшькәчә кадәрге сабыйларга табип рецептлары буенча балаларга дигән махсус туклану продуктлары 2010 елда әлеге закон проектында алдан каралганча шәһәр бюджеты аша түгел, ә Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондыннан финансланачак. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнары күләме бюджетта каралган балалар туклануына дигән 68,56 млн. сум чамасы кадәргә кимрәк булачак.

 Моннан тыш, ТР бюджетыннан узган елның декабренда бюджет кредиты алынуга һәм 2009 ел ахырына муниципаль бурычның иң югары чигенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, муниципаль бурычны 2011 елның 1 гыйнварына кадәр 12581,6 млн. сум итеп билгеләргә тәкъдим ителә.

 Бюджет дефицитын һәм муниципаль эчке алыш-бирешләр программасын финанслау чыганагына үзгәрешләр да кертелә, шул исәптән 2000000 млн. сум күләмендә муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру һәм каплау, югарырак бюджетлардан 4250,0 млн. сум кадәр бюджет кредитлары алу, тагын 60,5 млн. сумлык муниципаль гарантияләр үтәү ниятләнә. 

 Болардан тыш, проект юридик затларга субсидияләр бирүдә чыгымнар исемлегенә (болар күп фатирлы йортларда чүпне утильләштерүгә, 2008-2011 елларда Казанда туризм үсеше программасын гамәлгә ашыруга нисбәтле) өстәмәләр кертүне дә күздә тота. Шуның белән бергә, әлеге исемлектән муниципаль зиратларны карап тотуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидия бирү буенча чыгымнарны сызып ташлау тәкъдим ителә.


 


news_right_1
news_right_2
news_bot