Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә дистәдән артык мәсьәлә карала
Шулар арасында киләсе елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясе уздырыла. Барлыгы 46 Дума депутатының 40ы катнашында һәм мэр Илсур Метшин рәислегендә барган сессия эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Рубин» футбол клубы президенты Александр Гусев һ.б. рәсми затлар катнашты.
Депутатлар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2010 елга бюджет проекты (беренче укылыш) һәм бюджет процессы, 2010 елга муниципаль милекне приватизацияләү, су белән тәэмин ителеш һәм су бүленеше буенча кулланучылар өчен тарифны арттыру, шәһәрдә тышкы реклама һәм мәгълүмат урнаштыру, Казанның шәһәр төзелеше регламентлары һәм җирдән файдалану зонасы картасына үзгәрешләр кертү һ.б. турындагы мәсьәләләрне карап, тәкъдимнәр кертеп кабул иттеләр.
Сессиядә, шулай ук, Думаның аерым карарларына үзгәрешләр кертү, 2010 елга шәһәр Думасының эш планы һәм муниципаль берәмлекнең Уставына үзгәрешләр кертү проектлары карала, 2007-2009 елларда муниципаль финанслар идарәсен реформалау программасының үтәлеше буенча хисап ясала.
Планга кертелсә дә, тышкы яктырту объектларын карап тотуга тарифлар, җир салымына үзгәрешләр кертү, Казан территориясендә гомуми кулланылыштагы су объектларыннан файдалану кагыйдәләре мәсьәләләре көн тәртибеннән алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз