Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясе була
Депутатлар каралышына Дума президиумы төп 17 мәсьәлә тәкъдим итә
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе ратушада 4 мартта сәгать 11дә башлана. Башкала мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән Казан шәһәре Думасы президиумының бүгенге утырышында шундый карар кабул ителде, дип хәбәр итә Дума аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр хезмәте.
Аерым алганда, 41 нче сессиягә депутатлар каралышына президиум төп 17 мәсьәлә әзерләгән.
Анда Казан шәһәре мэрының, шәһәр Думасының, шулай ук башкала Башкарма комитеты һәм аның җитәкчесенең, контроль-хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлекләре турында хисаплары ясала; 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре турында сүз була.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджет үтәлеше турындагы еллык хисапка тышкы тикшерү үткәрү тәртибе тәгаенләнә; шәһәр Думасының элек кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә чыгарыла: алар Дума регламенты, шәһәре муниципаль казнасы, җир салымы, 2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы), Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру, муниципаль хокукый актларны нәшер итү, шәһәре муниципаль берәмлегенең сайлау һәм муниципаль берәмлекнең топонимика буенча комиссияләре турындагы нигезләмәләр кебек мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү, башкала урамнарына исемнәр бирү күздә тотыла. Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә дә башкала депутатлары каралышына тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз