news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасы әзер

Аерым алганда, 885 мең сайлаучы кергән бер мандатлы 25 сайлау округы районнарга бүленә

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел көзгә уздырылачак муниципаль сайлауга әзерлек максатында, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына ярашлы рәвештә, Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасы расланды (тагын 25 сайлау округында сәяси партияләр составыннан сайлана). Аерым алганда, 885 мең сайлаучы кергән бер мандатлы 25 сайлау округы районнар буенча түбәндәгечә:
Аваиатөзелеш районы – 1 нче һәм 2 нче сайлау округы,
Вахитов районы – 3, 4 нче,
Киров районы – 5, 6 нчы,
Мәскәү районы – 7- 9 нчы,
Яңа Савин районы – 10-14 нче,
Идел буе районы – 15-19 нчы,
Совет районы – 20-25 нче.

Закон таләпләренә ярашлы рәвештә, Казанның сайлау округларының график сурәте, расланганнан соң 5 көннән дә соңга калмыйча, матбугатта дөнья күрергә тиеш, дип белдерде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашында уздырылган шәһәр Думасының 51 нче сессиясендә шул хакта да сүз булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot