news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Думасы сессиясендә полициянең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Алексей Соколов Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе вазифасында Валерий Красильниковны алыштырды.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XI сессиясендә Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең яңа җитәкчесе Алексей Соколовны тәкъдим итте.

Алексей Соколов 2013 елның октябреннән шушы көнгә кадәр Чаллы полиция җитәкчесе вазифасын биләгән, аңа кадәр Чистай Эчке эшләр бүлеген җитәкләгән.

Искәртеп үтик: Соколовка кадәр (2012 елдан) Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсен башлы булып Валерий Красильников эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100