news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Думасы Дәүләт Советына сайланган җиде депутат вәкаләтләрен туктатты

Казан шәһәре Думасыннан китүчеләр арасында Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов һәм коммунист Фәдбир Сафин бар.

Казан шәһәре Думасы Дәүләт Советына сайланган җиде депутат вәкаләтләрен туктатты
Рамиль Гали/архив

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан шәһәре Думасының җиде депутаты вәкаләтләре Татарстан Дәүләт Советына сайлану белән бәйле рәвештә туктатылды. Бу хакта өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 36нчы сессиясендә билгеле булды. Утырыш бу минутларда Казан Ратушасында уза.

Шәһәр Думасына «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры Илья Вольфсон, «Казан халыкара мәктәбе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Нияз Гафиятуллин, эшмәкәр һәм «Гадел Россия» партиясе әгъзасы Альмир Михеев, «Уңайлы йорт» компаниясе генераль директоры Марат Нуриев, Казан зооботаника бакчасы җитәкчесе Фәнис Нурмөхәммәтов, профессор һәм КПРФ әгъзасы Фәдбир Сафин һәм «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры Дмитрий Солуянов китте.

«Дәүләт Советына җиде хезмәттәшебез сайланды. Безгә закон нигезендә вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату турында Карар кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, Рафаэль Рәфкать улы Кантюков яңа вазифага һәм башка төбәккә күчү сәбәпле үз вәкаләтләрен туктату турында гариза бирде», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

  • Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясе 72,43 процент тавыш җыйды. КПРФ 10,74 процент белән икенче урынны алды. Өченче урында - 4 процент тавыш җыйган «Гадел Россия» партиясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100