news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре думасы дәүләт хезмәткәрләренең окладын исәпләүнең яңа тәртибен раслады

Окладлар һәм хезмәт өчен түләү фонды үзгәрмәячәк.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан шәһәре думасы депутатлары дәүләт хезмәткәрләренең окладларын исәпләүнең яңа тәртибен хуплады. Карар Казан Ратушасында уза торган өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасы сессиясендә кабул ителде.

«Үзгәрешләр Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хакының тәртипкә китерелгән системасын камилләштерү максатларында кертелә. Әлеге карар муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакын һәм хезмәт хакын түләү фондын үзгәртми. Яңа редакциядә окладларны һәм башка өстәмә түләүләрне исәпләү тәртибе үзгәрә», — диделәр утырышта.

Көн тәртибендә барлыгы 13 мәсьәлә карала, шул исәптән җирне файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре һәм бюджеттагы үзгәрешләр турында фикер алышу бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100