news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре депутатлары бистәләр проблемаларын карап тикшерде

Дума сессиясендә чүп чыгару, яктырткычлар белән тәэмин ителеше каралды

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы Думасының XXVI сессиясендә торак массивлар турында сүз барганда, бистәләрдән чүп җыеп чыгару мәсьәләсе һаман хәл ителеп бетми, чөнки бистәләрдә чүп чыгаруга 78 процент хуҗалык кына килешү төзегән, дип проблемаларның беренчесе кузгатылды.

Мисалга, былтыр торак массивлардан 535 мең куб метр чүп җыеп чыгарылган булса, быел 29 процентка күбрәк – 700 мең куб метрдан артык. Чүп чыгару артуы бункерлар кую һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр киметелү белән аңлатыла. Шушы юнәлештә эшне дәвам иттереп, тагын 30лап бункер сатып алу таләп ителә, ә бу 8,5 млн. сум тирәсе акча, диелде.

Шулай ук бистәләрдәге хуҗасыз яктырткычларны шәһәр балансына күчерү зарурияте дә әйтелде. Аларны күчерү, бистәләрне төнлә якты итүгә елына 16 млн. сум кирәклеге билгеле булды.

Гомумән, Казандагы бистәләрнең нәтиҗәле үсеше, яшәү шартларын яхшырту өчен, махсус программага ихтыяҗ барлыгына игътибар бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot