news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре бюджетының 70 проценты социаль ихтыяҗларга тотылачак

Шәһәр Думасы кабул иткән яңа бюджет – дефицитсыз.

 (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Казан шәһәре Думасы депутатлары XXI сессиядә социаль юнәлешле дефицитсыз бюджет кабул итте. Керемнәре дә, чыгымнары да һәркайсы 19,6 миллиард сум тәшкил итте.

Сессия утырышында билгеләп үтелгәнчә, шәһәр бюджеты социаль юнәлешле: бюджет акчасының 70 проценты социаль өлкә чыгымнарына каралган.

Чыгымнарның гомуми күләме былтыргыдан 1,13 процентка артыграк. 2017 елда дәүләт һәм муниципаль программалар тормышка ашырылачак, аларның беренчесенә бюджетта 35,6 процент һәм икенчесенә 59,6 процент акча салынган.

Сессиядә билгеләп үтүләренчә, түбәндәге программаларга бюджеттан акча бирелми: “2016-2020 елларга Казан халкын наркотизацияләүдән профилактикалау программасы” (2017 елда гына да программага 3 миллион сумнан артык акча таләп ителә), “Террорчылыкка каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау программасы” һәм “Туризмны үстерү программасы”. 2017 елда шулай ук скверлар һәм паркларда уңайлыклар булдыру да финансланмый. Депутатларга белдерүләренчә, киләсе елга мәктәпләрдә балаларны тукландыру программасын өстәмә финанслау таләп ителәчәк.

“Бюджет шактый катлаулы булып чыкты. Аны тормышка ашыру өчен киеренке эш көтә, ә социаль йөкләмәләрне үтәп барырга тиешбез. Бюджет проекты чынбарлыкка туры килә”, - дип басым ясап әйтте мэр һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100