news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы узачак

Күчмә утырыш Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназиясендә уздырыла.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 19 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чарага башкаланың һәрбер мәктәбеннән, балалар бакчасыннан, оешмалардан бер вәкил чакырыла.

Программада:

Казан шәһәре буенча татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланованың оешманың эш планы белән таныштыруы;
Хатын-кыз модасы буенча “Эбиволь“ ширкәте вәкиле һәм Флера Калмурзинаның чыгышлары;
“Милли моңнар” югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Гарифуллина чыгышы;
“Гаиләдә хатын-кызның роле” темасына А.Алиш премиясе лауреаты, “Шәһри Казан“ газетасы журналисты, күп балалы ана Йолдыз Шәрәпова чыгышы һ.б. каралган.

Күчмә утырыш Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназиясендә уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot