news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Башкарма комитеты зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итү планын раслады

Боҗраны төзү планы 2007 елгы шәһәр Генераль планына кертелгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Виктория Елфимова). Казан шәһәре Башкарма комитеты зур Казан боҗрасы төзелешен дәвам итү планын раслады. Шул хактагы карар мэрия сайтында дөнья күргән документлар җыентыгына кертелгән.

Зур Казан боҗрасы Мидхәт Булатов урамыннан Техника урамына кадәрге участокта төзеләчәк. Хәзерге вакытта трамвай юллары Кояшлы шәһәргә кадәр бара. Боҗраны төзү планы 2007 елгы шәһәр Генераль планына кертелгән. Проектлау эшләре 49 миллион сумга төшкән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100