news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Башкарма комитеты структурасында үзгәрешләр бар

Шәһәр Думасы депутатлары шундый тәкъдимне яклап чыккан

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты, үзенең статусын үзгәртү сәбәпле, хәзер муниципаль учреждение дип саналмый. Шундый ук функцияле подразделение исә Башкарма комитет аппаратында барлыкка килеп, ул комитетта эшләгән хезмәткәрләр шунда эшен дәвам иттерәчәк. Моннан тыш, яңа муниципаль учреждение – ритуаль хезмәтләр оештыру һәм җирләү урыннарын карап тоту буенча идарә барлыкка килгән. Болар барысы да шәһәр депутатлары карары белән расланган. Ә инде яңа идарә барлыкка килүнең алшарты буларак моңарчы ритуаль хезмәтләр оештыруга бары тик «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесенең генә хокуклы булуы көндәшлекне яклау турындагы федераль законны бозуы дәлил итеп китерелә һәм бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе шәһәр хакимиятенә җиткереп, закон таләпләрен саклауга чакыруына бәйле, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.      
 
 


 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100