news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Башкарма комитеты подразделениеләреннән 120 вазифа кыскартылачак

Кыскартылган барлык хезмәткәрләренә дә шәһәр хакимияте эшкә урнашуда ярдәм итәчәк, дип вәгъдәләде кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Г.Мусина

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Моңа кадәр берничә тапкыр кыскартулар кичергән Казан шәһәре Башкарма комитеты структурасында эшләүчеләрне янә шундый ук үзгәрешләр көтә.

Хәзерге вакытта анда тагын 120 вазифаны «кыскарту» планлаштырылган. Шуларның 42 процентын пенсия яшендәге кешеләр били, 27 проценты - вакантлы вазифалар. Тагын кадрлар аудиты калган 31 процентын вазифа таләпләрен тулысынча үтәмәгән хезмәткәрләр били дип тапкан.   

«Дүшәмбе киңәшмәсе»ндә бүген шәһәр Башкарма комитеты подразделениеләре структурасы эшчәнлеген оптимальләштерү нәтиҗәләре буенча кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина чыгышында шул хакта сүз булды. «Ничек кенә булмасын, кыскартылган барлык хезмәткәрләренә дә шәһәр хакимияте эшкә урнашуда ярдәм итәчәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100