news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча яңа урынбасары билгеләнде

Моңа кадәрге урынбасар Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе вазифасына билгеләнгән иде

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча яңа урынбасары вазифасына Наталья Гречанникова билгеләнде, дип хәбәр итә мэрия сайты.

“Татар-информ” алдан язганча, Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 1 октябрендәге 585 номерлы боерыгы нигезендә Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе вазифасына билгеләнде.

Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифасын хәзер Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын калдырган Наталья Гречанникова үтәячәк.

Наталья Вадимовна Гречанникова 1966 елның 19 июнендә Казанда туган. Ике югары белеме бар. 1987 елда ул Мари дәүләт педагогика университетын, ә 2007 елда Мәскәү социаль-гуманитар институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын Наталья Гречанникова мәктәптә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе буларак башлый, 1989-1992 елларда Дрезден шәһәрендә 61076 номерлы хәрби часть китапханәсе мөдире, аннан соңгы 6 елда Казанның 6 нчы номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары була.

1998 елда Мәгариф үсеше үзәгенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү буенча методист-координатор булып эшли, 2007 елда – Казан каласы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе баш белгече, шул ук елда аңа III класслы муниципаль киңәшче чины бирелә. 2007-2010 елларда Наталья Гречанникова мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.
Яңа билгеләнешенә кадәр Наталья Гречанникова Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары була.

Кияүдә, ике кыз бала тәрбиялиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100