news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Денис Калинкин сайлап куелды

Әлеге вазифага конкурс аша узган 3 кандидат дәгъва кылды

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Денис Калинкин сайлап куелды.

Бу карар бүген Татарстан башкаласы Думасының IV сессиясендә кабул ителде. Конкурста катнашырга исә алты кандидат теләк белдергән: вакытлыча эшсез булып саналган Булат Мөхтәсипов, Казан шәһәре Думасы депутаты Рушания Бильгильдеева, хәрби пенсионер, запастагы подполковник Камил Ганиев, Казан шәһәре Думасы депутаты Азат Ислаев, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин һәм вакытлыча эшсез булып саналган Дмитрий Бердников. Соңгы кандидат конкурста катнашмаган, чөнки барлык кирәкле документларын да китермәгән булып чыкты. Нәтиҗәдә, әлеге урынга конкурстан узган 3 кандидат дәгъва кылды. Болар - Дума депутатлары Рушания Бильгильдиева, Азат Ислаев һәм моңа кадәр Башкарма комитет рәисе булган Денис Калинкин (аның контракт вакыты 24 гыйнварда чыга иде). 

"Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Шәһәребез һәм халык ихтыяҗларын яклап алга таба да бер команда булып эшләрбез дип уйлыйм", - диде Денис Калинкин депутатларга мөрәҗәгать итеп. Башкала Думасы рәисе һәм мэры Илсур Метшин исә аны әлеге вазифага кабат сайлап куелуы белән тәбрик итте һәм уңышлар теләде.

Мәгълүмат өчен. Денис Калинкин 1974 елның 16 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туган. 1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган ("Юриспруденция" белгечлеге). 1998 елда "Камаз" сәүдә-финанс компаниясе" АҖнең сәүдә буенча бүлек рәисе булып эшләгән. 1999-2000 елларда Түбән Кама районы һәм шәһәре Техник инвестицияләр бюросы җитәкчесе урынбасары, 2000-2003 елларда шул ук район һәм кала башлыгы аппаратының торак мәйданын исәпкә алу һәм бүлеп бирү бүлеге мөдире, оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары, 2003-2005 елларда Түбән Кама администрациясе җитәкчесе урынбасары була. 2005-2006 елларда Казан администрациясе башлыгы аппараты җитәкчесе булып эшли. 2006-2014 елларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Белем бирү комитеты җитәкчесе вазифасында була. 2014 елдан алып Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе сыйфатында сайланып хезмәт куя.  

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.     

news_right_1
news_right_2
news_bot