news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе башкала мәдәният хезмәткәрләрен котлады
Бүген аларның һөнәри бәйрәме
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов Татарстан башкаласы мәдәният хезмәткәрләрен, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, котлап, түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
“Күпкырлы һәм күп милләтле мәдәниятебез – шәһәребезнең төп байлыгы, ул аны уникаль һәм кабатланмас итә. Сәнгатькә үзләрен багышлаганнарга иң әһәмиятлесе – җәмгыятьнең рухи байлыгын булдыру һәм саклау эше ышанып тапшырылган. Сезнең тырышлыгыгыз белән елдан-ел традицияләребез ныгый”, – дип искәртеп, Р.Борһанов сәнгать мәктәпләрен тәмамлап чыгучыларның күбесе Ватанда һәм чит илләрдә танылу алуын басым ясап әйтә. Шәһәр хакимияте исеменнән ул казанлыларның ялларын оештыруда һәм гомумшәһәр бәйрәмнәрен үткәрүдәге олы хезмәтләре, төрле халык һәм милләтләр вәкилләренең мәдәни байлыкларын булдыру һәм саклауда ярдәмнәре, һөнәри бурычларын намус белән үтәүләре өчен рәхмәт белдерде, Казанның чәчәк атуы бәрабәренә иҗади уңышлар теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot