news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары билгеләнүе шәһәр депутатларына игълан ителде

Казан каласы Думасының XXXVII сессиясендә мэр һәм Дума рәисе аны игълан итте

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы Думасының XXXVII сессиясендә мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары билгеләнүен игълан итте.

Ләйлә Фазлыева ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгәч бушап калган әлеге вазифаи урынга Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары булган Наталья Гречанникова 6 октябрьдән билгеләнгән.

Сессиянең көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне карауга керешкәнче, Илсур Метшин дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырды. Андый бәхет елмайганнар арасында шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100