news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең травматология пункты ачылачак

Анда 4 дистәләп табип һәм шәфкать туташы тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең травматология пункты ачылачак. Адоратский ур., 30а адресы буенча урнашкан әлеге травматология пунктында 4 дистәләп табип һәм шәфкать туташы тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтәчәк, сменага 120гә кадәр кеше кабул ителәчәк.

 Халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәк шушы пункт 358 кв.м мәйдан биләп торган элеккеге сөт кухнясы бинасында урнашкан. Казан шәһәре мэриясеннән алынган белешмәдә исә ул бинаның 2006 елдан бирле тиешле максатларда кулланылмаганлыгы хакында әйтелә. Бинаны ремонтлап җиһазлар алуга барлыгы 12,4 млн. сум акча сарыф ителгән һәм шуның 7,2 млн. сумы 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең оптимизация чаралары күрелү нәтиҗәсендә үз хисабыннан түләнелгән, әйләнә-тирәсендә уңайлыклар булдыру өчен 1,2 млн. сум акча Казан шәһәре бюджетыннан бүлеп бирелгән,  медицина җиһазлары сатып алуга 4 млн. сум акча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган.

 Моңарчы Яңа Савин районы балаларына Мәскәү районындагы 1 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы травмпунктта, ә олыларга Авиатөзелеш районындагы 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе травмпунктында шундый хезмәт күрсәтелгән булган. Соңгысына ике районның 272 мең кешесенә озак еллар дәвамында хезмәт күрсәтергә туры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100