Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәр филармониясе артистлары Урицкий паркында концерт куйды
Тамашада Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Асаев, Эльвира Хәйруллина, Сөмбел Билалова, Фердинанд Фәтхи, Гөлшат Имамиева, «Идел егетләре» ансамбле, Рәзидә Шәрәфиева һәм Рөстәм Закиров чыгыш ясады.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан шәһәр филармониясе артистлары Урицкий паркында «Ретро-шлягер» дип аталган концерт куйды.
Ретро концерт Сиринә Зәйнетдинова чыгышы белән башланды. Аннан Рөстәм Асаев, Эльвира Хәйруллина, Сөмбел Билалова, Фердинанд Фәтхи, Гөлшат Имамиева, «Идел егетләре» ансамбле, Рәзидә Шәрәфиева һәм Рөстәм Закиров чыгышлары белән дәвам итте.
Концертны Сөмбел Билалова һәм Илнур Фәсхетдинов алып барды. Илнур Фәсхетдинов бүген тәүге тапкыр филармония артистлары белән бергә чыгыш ясады,
Парк сәхнәсе тулы иде. Тамашада «Сусау», «Аккүл», «Сагыш», «Син онытма җирдә мин барын», «Бәхет дагасы», «Акбүз атым», «Өммегөлсем», «Кыр казлары», «Агыйдел буенда» һ.б. җырлар яңгырады.
Тамашачылар концертны көтеп алган. Беренче рәттә утыручы Зөһрә ханым Мардеева Югары Осланнан эштән соң махсус әлеге тамашаны карау өчен килгән. «Концерт бик ошады. Концертларны бик сагындык, гел йөри идек. Алар барысы да минем яраткан артистларым. Мин тумышым белән Арчадан, без Фердинанд Фәтхи белән якташлар, Рөстәм Закировны да бик яратам», — дип сөйләде ул.
«Концерт бик яхшы булды, безгә ошады. Без татар моңнарын бик яратабыз. Концертлар бик озак вакыт булмады, шуңа сагындык», — диде икенче тамашачы Рәйсә ханым Галимҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз