news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәр думасына өстәмә сайлауга тугыз кандидат теркәлгән

Казан шәһәр думасына депутатларны өстәмә сайлау 9 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казан шәһәр думасына Төньяк һәм Арбузов бермандатлы сайлау округлары буенча депутатларны өстәмә сайлауга тугыз кандидат теркәлгән. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев сөйләде.

Ул җиде кандидатның сәяси партияләрнең төбәк бүлекләреннән күрсәтелүен һәм икесенең үзләрен үзләре күрсәтүче булуын әйтте.

“23 июльдән, өстәмә сайлауларны уздыру турындагы карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң, гражданнар быелның 30 июленә кадәр депутатлыкка кандидатларны күрсәтә алдылар. Күрсәтелгән вакыт эчендә сайлау комиссиясенә 12 кандидат гариза бирде: дүртесе үз-үзен күрсәтте һәм сигез кандидат төрле сәяси партияләрнең төбәк бүлекләреннән күрсәтелде. Сайлау комиссиясе 3 августта тиешле документларны тапшырган кандидатларны теркәүне төгәлләде”, - дип аңлатты Гәрәев.

Аның сүзләренчә, теркәлүдән баш тарту очраклары булган. Сайлау комиссиясенең әлеге карары кандидатларның тиешле документларны тапшырмаулары белән бәйле булган. Шул ук вакытта сайлау процессында катнашучылар дәгъва белән мөрәҗәгать итмәгән.

  • Сайлау алды агитациясе 11 августтан 7 сентябрьгә кадәр барачак. Шәһәр башкарма комитеты сайлаучылар белән очрашу өчен түләүсез рәвештә бина тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, күрсәтелгән вакытта сайлау алды агитациясе телевидениедә һәм радиода, басма матбугатта барачак.
  • Казан шәһәр думасына депутатларны өстәмә сайлау 9 сентябрьгә - бердәм тавыш бирү көнендә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100