Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәр думасы Яшьләр парламентына 25 вәкил сайлады
Киңәшмә органына студентлар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары, оешма хезмәткәрләре керде.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламенты 18 яшьтән 35 яшькә кадәр 25 кеше тәкъдим итәчәк, аларның һәркайсы конкурс нигезендә сайлап алынган. Әлеге карар дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә кабул ителде.
«Конкурста бер урынга алты кеше туры килде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 25 кеше: 17 егет һәм 8 кыз сайлап алынды», — диделәр утырышта.
«Иҗади яшьләрне рәссам-граффитист Азат Фадеев, ГТРК «Татарстан» телеканалы алып баручысы Идел Кыямов, «Позитив улиц» фестиваленә нигез салучы Антон Спиридонов тәкъдим итәчәк. Парламентка «Завод Элекон» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Павел Коротченко, «Волонтеры-медики», «Волонтеры Победы» иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә кергән. Яшьләр парламентында үзмәшгульләрнең мәнфәгатьләрен «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» генераль директоры Лиана Пахарева яклаячак.
Яшьләр парламентының беренче утырышы быелның октябрь башында узар дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз