news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллинны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Надыйр Хәйруллин 24 миллион сум акча белән мошенниклыкта гаепләнә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Бүген Казанның Идел буе районы суды Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллинны мошенниклыкта гаепле дип тапты һәм өч елга гомуми режимлы колониягә хөкем итте.

Хөкем карарын игълан иткәннән соң, суд залында Надыйр Хәйруллинны сак астына алдылар.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, депутатның дусты Альберт Кәримов Менделеев урамында төзегән таунхаусларны законлаштыру өчен ярдәм сораган. Алар шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Салиховка 24 миллион сум акча тапшырырга җыенганнар.

Кәримов сүзләренчә, депутат акчаны алган, әмма вәгъдәсен үтәмәгән. Ир-ат Надыйр Хәйруллинны хөкемгә тартырлар һәм ул акчаны кире кайтарыр дип өметләнә.

  • Надыйр Хәйруллинның 24 миллион сум акча тапшыруда арадашчы буларак чыгыш ясавы хакында хәбәр иткән идек.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100