news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан шәһәр Думасы депутатлары Казанның 2010 елга исәпләнгән бюджетын караячак

Казан шәһәр думасының 44 нче сессиясендә 16 мәсьәлә каралачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының 44 нче сессиясе уза.
Сессиянең көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, аларның иң мөһиме – Казанның 2010 елга исәпләнгән бюджеты. Шулай ук 2010 елга социаль–икътисади үсешне фаразлау; 2010 елда Муниципаль милекне хосусыйлаштыруны фаразлау планы; Тышкы яктырту объектларын карап тотуга тарифлар һәм башка мәсьәләләр каралачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100