news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан шәһәр Думасы депутатлары Казандагы төнге клубларның санын киметергә тәкъдим итте
Казан мэры Илсур Метшин аларны хуплады, әмма әлеге мәсьәләне хәл иткәнче ныклап уйларга кирәклеген әйтте
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан шәһәр Думасының 45 нче сессиясендә депутатлар Казандагы төнге клубларның санын киметергә тәкъдим итте. Казан мэры Илсур Метшин аларны хуплады, әмма әлеге мәсьәләне хәл иткәнче ныклап уйларга кирәклеген әйтте.
Сессиядә Казанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов “Бәйрәм чараларын үткәрү урыннарында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү турында”гы доклад белән чыгыш ясады. Аның хәбәр итүенчә, төнге клуб, кафе, рестораннар һәм башка күңел ачу биналарының күпчелеге яңа ел бәйрәмен үткәрергә әзер түгел. Әлеге биналарда янгын сүндерү өчен гап–гади әйберләр, запас чыгу урыннары юк, булган очракта да, алар пластиктан эшләнгән щитлар белән капланган, ул янганда зарарлы матдәләр бүленеп чыга.
Ф.Тимерхановның чыгышы залда зур резонанс уятты. Депутатлар әлеге проблеманы хәл итүдә үзләренең уй–фикерләрен белдерде. Аларның кайберләре төнге клубларны бөтен җирдә ябарга чакырды. Биредә наркотиклар ирекле рәвештә сатылганлыктан, алар яшьләрне боза.
И.Метшин халык ышанычлыларының барлык фикерләрен дә тыңларга тырышты. Ул депутатларны өлешчә хуплады, әмма әлеге мәсьәләне хәл иткәнче ныклап уйларга кирәклеген әйтте. Ул вәгъдә иткәнчә, якын көннәрдә шәһәр түрәләре әлеге мәсьәләне караячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot