news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан шәһәр Думасы депутатлары 2009 елда 4 меңнән артык сайлаучыны кабул иткән
Кабул итүләр вакытында бирелгән барлык сорауларның өчтән бере чамасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла
Скопировать ссылку
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казан шәһәр Думасы депутатлары 2009 елда 4381 сайлаучыны кабул иткән, бу 2008 елга караганда 17 процентка кимрәк. Бүген Казан шәһәр Думасы президиум утырышында Казанның вице-меры Людмила Андреева әнә шул хакта хәбәр итте.
Л.Андреева билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләрнең саны кимү депутатларның нәтиҗәле эшләве һәм элегрәк күтәрелгән мәсьәләләрнең күпчелеге уңай хәл ителүе хакында сөйли.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары китергән мәгълүматларга караганда, сайлаучылар тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең 32 проценты – торак-коммуналь хуҗалык, 13 проценты – сәламәтлек саклау өлкәсенә, 12,5 проценты – урамнар һәм ишегалларын тәртипкә китерүгә, 10,6 проценты – капиталь ремонтка, 9,7 проценты хәйриячелек һәм социаль яклауга кагыла.
Депутатлар килгән сорауларның 95,2 процентына җавап биргән һәм тиешле чаралар күргән.
Людмила Андреева билгеләп үткәнчә, 2009 ел дәвамында барлык депутатлар да гражданнарны шәхсән кабул иткән. Казан шәһәр Думасының дүрт әгъзасы сайлаучылар белән очрашуга үз ярдәмчеләрен җибәргән. Вице-мэр хәбәр иткәнчә, ярдәмчеләргә бирелгән сорауларны соңыннан депутатлар үзләре караган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot