Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәр Думасы делегациясе Алабугага китте
Казан шәһәр Думасы делегациясе Алабугага китте
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның вице-мэры Людмила Андреева җитәкчелегендә шәһәр Думасы делегациясе муниципалитетара хезмәттәшлекне үстерү максатыннан Алабугага китте.
Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлегендә хәбәр итүләренчә, делегация составына даими комиссия рәисләре, депутатлар, шулай ук Дума аппараты хезмәткәрләре керә.
Алабугага визит кысаларында делегация “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Анда Казан депутатларын эшләр торышы һәм икътисади зонаның үсеш перспективалары белән таныштырдылар. Аннары делегация Алабуганың тарихи урыннарында, Шайтан каласында, тарихи-туган якны өйрәнү, Шишкин, Цветаева музеенда булды.
Шәһәр буенча экскурсия кылгач, халык ышанычлылары үз коллегалары – Алабуга шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатлары белән очрашты. “Түгәрәк өстәл”дә алар 1000 еллыкны үткәргәч Казан һәм Алабуга шәһәрләре үсеше контекстында тәҗрибә алмашты.
Бүген кич Казан шәһәр Думасы делегациясе республика башкаласына кайтыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз